Лексик мэгънэсе что это

тел сузенэ лексик анализ

1 авыз-тел

2 анализ

фәнни ана́лиз — нау́чный ана́лиз

илдәге хәлләргә ана́лиз — ана́лиз положе́ния в стране́

канны ана́лизга тапшыру — сдать кровь на ана́лиз

язучы иҗатына тирән ана́лиз бирү — дать глубо́кий ана́лиз тво́рчества писа́теля

җөмләгә синтаксик ана́лиз — синтакси́ческий ана́лиз предложе́ния

ана́лиз методы — аналити́ческий ме́тод

3 изгелек теләүче

4 изгелек теләүче кеше

5 көтелү

яз иртә көтелә — весна́ ожида́ется ра́нняя

6 нәфес теләге

нәфес теләге буенча эшләү — сле́довать при́хоти

7 өтеләү

8 сөйрәтелү

бик зур бүрәнәләр трактор белән сөйрәтелә — о́чень больши́е брёвна волоку́тся тра́кторами

9 сүтелү

җөе сүтелә — шов его́ распа́рывается

бу йорт сүтелә — э́тот дом разбира́ется

сүтелгән мотор кисәкләре — ча́сти разо́бранного мото́ра

сүтелгән толым — распу́щенная (расплетённая) коса́

10 тел

тел очы — ко́нчик языка́

арткы тел авазлары — заднеязы́чные зву́ки

ялкын телләре — языки́ пла́мени

шәл теле — вы́ступ волни́стого кра́я ша́ли

гарәп теле — ара́бский язы́к

рус теле — ру́сский язы́к

чит тел — иностра́нный язы́к

тел культурасы — культу́ра языка́

язма тел — пи́сьменный язы́к

дуслык теле — язы́к дру́жбы

тел чаралары — языковы́е сре́дства

теле татлы, күңеле таплы — (погов.) речь его сладка́, а душа́ гадка́

музыка теле белән әйтү — вы́сказать языко́м му́зыки

тальян гармунның телләре көмеш микән, җиз микән? — ( песня) сере́бряные ли, лату́нные ли кла́виши у талья́нки?

кеше өстеннән тел әйтү — кля́узничать (букв. вы́сказать кля́узу) о друго́м челове́ке

разведчиклар тел алып кайттылар — разве́дчики привели́ языка́

телдән әйтү — вы́сказать у́стно

телдән җавап — у́стный отве́т

телгә батыр, эшкә факыр — (посл.) языко́м трепа́ть ма́стер, а на де́ле слаб

тел аерылу — говори́ть на ра́зных языка́х (не понимать друг друга по причине разности целей, понимания вещей и т. п.)

тел белән әйткесез — невырази́мый слова́ми

тел белән тегермән кору (тарттыру) — говори́ть (обеща́ть) мно́го, но ничего́ не де́лать; моло́ть языко́м; трепа́ться

тел белән телү (тетү) — бичева́ть сло́вом; жечь глаго́лом

тел беркетү — договори́ться, заключи́ть сою́з (в тайне или в стороне от кого-л.) ; см. тж. сүз беркетү

теле (телләре) бәйле (баглы) — не мо́жет, не име́ет пра́ва говори́ть

тел кашу — чеса́ть язы́к (языко́м); говори́ть не к ме́сту

тел озайту — распуска́ть/распусти́ть язы́к ( осуждая начальство) ; пуска́ть, распространя́ть слу́хи, неуго́дные вышестоя́щим

тел саклау — ума́лчивать/умолча́ть, промолча́ть из уваже́ния ( к старшим)

тел сөяксез — язы́к-то без косте́й

тел тибрәнү — захоте́ть сказа́ть; чуть не сказа́ть

тел тидерерлек түгел — не́ к чему придра́ться; ни сучка́, ни задо́ринки; кома́р но́са не подто́чит

тел тию — приходи́ться/прийти́сь, задева́ть/заде́ть (обвиня́ть)

тел туздыру — болта́ть зря; трепа́ть языко́м

тел уйнату — игра́ть слова́ми, заи́грывать на слова́х

тел чарлау — остри́ть, зубоска́лить; точи́ть ля́сы

тел чишелү — разговори́ться; станови́ться/стать разгово́рчивым; расколо́ться

тел чишү — открыва́ть/откры́ть секре́ты; разглаша́ть та́йну; доверя́ть ду́шу (мы́сли)

тел шомарту (таптау, юкарту) — моло́ть чушь; точи́ть ля́сы

телгә беткән — бо́йкий || бо́ек на язы́к

телгә йозак салу — запреща́ть/запрети́ть говори́ть

телгә оста (чая, үткен, шәп) — бо́йкий || бо́ек на язы́к, речи́стый

телдән-телгә — из уст в уста́ (о распространении легенд, слухов, новостей и т. п.)

телдән төшмәү — быть у всех на уста́х

телдән төшү — переста́ть упомина́ться, вспомина́ться; забыва́ться ( о человеке)

телдән ычкыну — срыва́ться/сорва́ться с языка́

теле татлы (баллы) — сладкоречи́вый || сладкоречи́в

теле тезенә җитә — ма́стер на злы́е слова́, ре́чи

теле чарланган (шомарган) — навостри́лся говори́ть; язы́к непло́хо подве́шен

теле юка — речи́ст и сладкоречи́в

телен кыскарту — в разн. знач. укороти́ть язы́к, заста́вить замолча́ть

телен чыгарып — изо все́х си́л, вы́сунув язы́к

теленә шайтан төкергән — его́ не переспо́ришь (букв. чёрт плю́нул ему́ на язы́к)

теленнән табу — пострада́ть из-за своего́ языка́

телне (телеңне, телегезне, телен, телемне) тешләү — вдруг замолча́ть, сообрази́в, что собира́лся сказа́ть ( или уже сказал) ли́шнее

телеңне тайдырма — не говори́ так краси́во

елан теле — за́говор от змей; слова́, кото́рыми загова́ривают змей

тел уку — произнести́ за́говор

чәчәк теле — за́говор от о́спы

11 тел-теш

кулың гел эштә, үзең тел-тештә — (погов.) ру́ки в рабо́те, а сам (сама́) в притесне́ниях ( в унижении)

12 тел-теш тидерү

13 тел-тешсез

тел-тешсез булып беттек — совсе́м запу́ганными мы ста́ли

14 тел агы

15 тел аклавы

16 тел аклыгы

17 тел ачкычы

сиңа тел ачкычы телим, алла тел ачкычы бирсен — тебе́ ни пу́ха ни пера́ ( говорится идущему на экзамены)

тел ачкычын мәктәптә табалар аны — что́бы обрести́ дар ре́чи, на́до учи́ться в шко́ле

18 тел ачу

бала тел ачканда, өлкәннәр дә аңа иярә — когда́ ребёнок начина́ет говори́ть, взро́слые подража́ют ему́

19 тел әйләнмәү

20 тел бару

моны әйтергә тел бармый — язы́к не повора́чивается, что́бы сказа́ть тако́е

теле барганның кулы да бара — (посл.) тот, кто мо́жет сказа́ть э́такое, мо́жет и сде́лать (соотве́тствующее)

Источник

Урок татарского языка в з классе на тему «Лексика»

Урок татарского языка в з классе на тему «Лексика»по ФГОС.

Просмотр содержимого документа
«Урок татарского языка в з классе на тему «Лексика»»

Максат: лексика – телнең сүз байлыгы икәнен, һәр сүзнең үз мәгънәсе бар икәнен аңлауга ирешергә, сүз байлыгын арттырырга,бәйләнешле сөйләм телен үстерергә, төркемдә эшләргә өйрәтергә.

Җиһаз: дәреслек, карточкалар, презентация, “Аңлатмалы сүзлек”

а). Бүген бездә күнаклар. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик

Ә хәзер дәрескә керешик. Игътибар!

— кемнең фамилиясе алфавитның 2 нче хәрефеннән башлана

-кемнең исемендә алфавитның соңгы хәрефе бар

— кемнең исеме 3 иҗекле

— кемнең исемендә авазлар һәм хәрефләр саны тигез түгел

— кем дәрескә әзер (3 тапкыз кул чапсын)

Б) бер-берегезгә дәрестә уңышлар теләгез.

II. Дәреснең темасын ачыклау.

4 аяклы йорт хайваны

3)үлчәүдә үлчәнми, базарда сатылмый

4) 45 минутлык уку вакыты

5) Һәр кешедә дә бар (тугач та һәр кешегә дә бирелә)

6) акчасыз керәсәң, хәзинә алып чыгасың

7)агач түгел, яфраклы тун түгел, тегелгән

— Нинди сүз килеп чыкты?

III. Дәреснең темасын ачыклау

— Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

-үз сүзләребез белән ничек әйтеп булыр иде икән?

— Сүзләр. Сүзләр. Алар – тере, аларның үз дөньялары, үз кануннары, үз кагыйдәләре һәм язмышлары бар. Телебез бик бай. Ул сүзләрдән тора. Һәрбер сүз ниндидер бер мәгънәне аңлата.

Кояш кебек балкып торган нурлы сүзләрне күргәнегез бармы? Күтәреп булмаслык авыр сүзләр булган кебек, куенда гына йөртә торган җиңел, ипле һәм җыйнак сүзләр дә була. Кайбер сүзләр оча, кайберләре йөзә, ә кайберләре аксап йөри. Сүзләр җиде кат җир астына үтеп керә, җиде кат күкләргә барып җитә. Әмма бик күп сүзләр архивларда, борынгы китапларда йокымсырап яталар.

Безнең арабызда яңа туган “бала” сүзләр дә һәм меңьяшәр “карт” сүзләр дә яши. Акчаны бурычка алып торган кебек, кайвакыт кешеләр сүзләрне бүтәннәрдән бурычка алып торалар. Аннары аларны хуҗаларына кайтарып бирергә “оныталар”. Сүзләрне саклык кассаларында саклау мөмкин булмаса да, “сүзләр банкы”н булдыру кирәк. Ә андый банк бар микән соң? Без сезнең белән дәресебездә әнә шундый банкны табу бурычы куярбыз.

Ул “банк ” нәрсә икән соң? (сүзлек)

Без бүген төркемнәрдә эшләрбез. Төркемдә эшләүнең үз кагыйдәләре бар. Аларны искә төшерик әле:

1.бергәләп эшләргә, бер-береңне тыңларга;

2. җавап бирүчене үзегез билгелисез;

3. эшләп бетергәч, хәзерлекне күрсәтергә.

VI.” Аңлатмалы сүзлекне “ файдаланып сүзләрнең мәгънәләрен аңлат:

V. Төп мәгънәләре буенча сүзләрне тап:

1). Юеш, салкын, карлы-яңгырлы ел фасылы –

Ял итү (физкультминутка)

Музыка сезне ял итәргә чакра (2 бала такта алдында музыка астында хәрәкәтләр күрсәтә, башкалар кабатлый)

VII. «Яфрак» сүзеннән яңа сүзләр төзү, мәгънәсен аңлату

Яфрак ява, яфрак ява, карагыз әле, бер яфрак безнең экранга да тирбәлеп килеп төште. Әйдәгез, яфрак сүзеннән яңа сүзләр ясыйк әле. Кайсы төркем күбрәк сүз табар икән?

(ак, рак, фрак,яр, як, кар,яра,каф, яка, аяк)

(укучыла язалар, соңыннан эш тикшерелә)

VIII. “Көз” рәсеме буенча иҗади эш. (экранга көз рәсеме чыга)

Сезнең алдыгызда рәсем.

Бу рәсемгә нинди исем бирер тдегез?

Рәсемгә карап, сүзләр табыгыз: (көз, сары, агачлар, алтын, корыган,кыштырдый, коелган, рәссам, тылсымчы.)

Бу сүзләр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла (мәгънәләре белән).

Рәсемгә карап, бирелгә сүзләрне кулланып көз турында кыска һәм матур хикәя төзеп языгыз

Хикәяләрне тыңлап карыйк әле (балалар үз хикәяләрен укыйлар)

IX. Өй эше: 1). Хикәягезне матур итет дәфтәрләрегезгә тулылындырып язып килегез;

2). Көзге яфраклар үзара нәрсә турында сөйләшәләр икән, шул турыда диалог төзеп килегез

Бу дәрестә сез нинди яңа нәрсә белдегез?

Нәрсә ул лексика? (сүзнең төп мәгънәсе)

сүзнең мәгънәсен белү нәрсәгә кирәк?

— Дәрес сезгә ошадымы?

Кем дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам ди, яшел смайликны күрсәтсен

Кем аңладым, ләкин кешегә аңлата алмыйм, ди – сары смайликны күрсәтсен

Кем эшлим., ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим ди –кызыл смайлыкны күрсәтсен

Источник

Татар теле. ФДББС. Лексик мәгънә.

Тема: Лексикология. Сүзнең лексик мәг ъ нәсе.

Максат: 1.Лексикология турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

2. Сүзнең лексик мәгънәсе турында белешмә бирү. Сүзнең лексик мәгънәсен аңлатуның юлларын күзәтү.

3. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.

4. Әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрес тибы: Белемнәрне кабатлау, тикшерү.

Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек,

Галимҗан Гыйльмановның шигырен уку. Эчтәлеге буенча әнгәмә оештыру.

Тел ул – байлык. Ул ярата

Ил кадерен белгәннәрне.

Җан-рухы ул, гомрен биреп,

Шул ил өчен үлгәннәрнең.

Шигырьне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Өй эшләре белән танышу, нәтиҗәләр чыгару.

Яңа зур тел белеме бүлеген кабул итәргә әзерләү, укучыларга сораулар биреп:

Без тел белеме фәненең нинди бүлеген өйрәнә башладык?

Аның нинди тармаклары бар?2.Күнегүләрне сайлап тикшерү.

Укучылар проетларын сыйныфка тәкъдим итәләр.

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалары

Дәреснең максатларын ачу.

Укучылар иесик мәгънә төшенчәсен белмиләр.

Укучыларга максатларны билгеләү өчен сораулар тәкъдим ителә.

Өй эшен башкарганда, нәрсәгә игътибар иттегез?

Сезгә кем яки нәрсә ярдәм итте?

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;

Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.

Табышмакның җавабын табалар. Сүзлекләр белән эшлиләр.

Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.

— проблеманың әйтелеше яки бирелеше;

-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Яңа материалны аңлату.

Укучылар белән сүзнең лексик мәгънәсе турында сөләшү.

Сүзнең лексик мәгънәсен аңлатуның юлларын күзәтү. Мисаллар ярдәмендә проблемалы ситуа ц ия тудыру, аны хәл итү.

Матур – чибәр, нәфис, сөйкемле;

Күлек – күз, күзле, күзсез, күзәтү;

Аңлатмалы сүзлекләр турында сөйләшү.

Укучыларга татар теленең аңлатмалы сүзлеген күрсәтү, аңың төзелеше, барлыкка килү үзенчәлеге турында белешмә бирү.

Укучылар алда өйрәнгәннәрен искә төшерәләр, аңлатмалы сүзлектән карыйлар.

— тамырдаш сүзләр сайлау;

— Рәсем яки фотография бирү.

Сүзлекләрне карыйлар, төзелеш үзенчәлеген күзәтәләр, нәтиҗә ясыйлар.

— кирәкле ин формация туплау ;

— билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау

— җитмәгән компонентларны тулыландырып, синтез лау ;

— чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау ;

ны беренчел ныгыту.

Дәреслектәге кагыйдәне укып чыгу (95, 96б.)

214нче күнегү өстендә эшләү.

Сүзләрнең лексик мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән табу;

Җөмләләр төзергә кушу.

Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар. Сүзлек белән эшлиләр.

Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,

— логик фикерләү чылбырын төзү,

Бер, ике, өч ул тора.

Алан тулы төп тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп.

Кинәт читкә тартыла

Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар.

Модел ь “Фрейер” төзетеп карау:

Төзелү үзенчәлеген аңлату;

Таблицаны тутыралар, нәтиҗә ясыйлар. Иптәшләренең сүзләре белән танышалар.

Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

216нчы күнегү өстендә эшләү, өзекне тәрҗемә итү.

Татар теленең җөмлә төзелеше үзенчәлеген исләренә төшерәләр. Бергәләп эшлиләр, чагыштыралар.

Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.

Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. логик фикерләү чылбырын төзү,

Иптәшеңенең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә

Дәрескә йомгак ясау.

Нинди эш башкардык?

Нинди яңалык белдегез?

Кайсы эш катлаулы булды?

Үзегезнең эшегезне ничек бәяләр идегез?

3. Иҗади эш. Тамырдаш сүзләрне кулланып җөмләләр төзегез.

Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.

Лексик мэгънэсе что это. Смотреть фото Лексик мэгънэсе что это. Смотреть картинку Лексик мэгънэсе что это. Картинка про Лексик мэгънэсе что это. Фото Лексик мэгънэсе что это

Курс повышения квалификации

Охрана труда

Лексик мэгънэсе что это. Смотреть фото Лексик мэгънэсе что это. Смотреть картинку Лексик мэгънэсе что это. Картинка про Лексик мэгънэсе что это. Фото Лексик мэгънэсе что это

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Лексик мэгънэсе что это. Смотреть фото Лексик мэгънэсе что это. Смотреть картинку Лексик мэгънэсе что это. Картинка про Лексик мэгънэсе что это. Фото Лексик мэгънэсе что это

Курс профессиональной переподготовки

Охрана труда

Ищем педагогов в команду «Инфоурок»

Лексик мэгънэсе что это. Смотреть фото Лексик мэгънэсе что это. Смотреть картинку Лексик мэгънэсе что это. Картинка про Лексик мэгънэсе что это. Фото Лексик мэгънэсе что это

Номер материала: ДБ-229771

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Лексик мэгънэсе что это. Смотреть фото Лексик мэгънэсе что это. Смотреть картинку Лексик мэгънэсе что это. Картинка про Лексик мэгънэсе что это. Фото Лексик мэгънэсе что это

Путин поручил не считать выплаты за классное руководство в средней зарплате

Время чтения: 1 минута

Лексик мэгънэсе что это. Смотреть фото Лексик мэгънэсе что это. Смотреть картинку Лексик мэгънэсе что это. Картинка про Лексик мэгънэсе что это. Фото Лексик мэгънэсе что это

Пик использования смартфонов приходится на 16 лет

Время чтения: 1 минута

Лексик мэгънэсе что это. Смотреть фото Лексик мэгънэсе что это. Смотреть картинку Лексик мэгънэсе что это. Картинка про Лексик мэгънэсе что это. Фото Лексик мэгънэсе что это

Учителям предлагают 1,5 миллиона рублей за переезд в Златоуст

Время чтения: 1 минута

Лексик мэгънэсе что это. Смотреть фото Лексик мэгънэсе что это. Смотреть картинку Лексик мэгънэсе что это. Картинка про Лексик мэгънэсе что это. Фото Лексик мэгънэсе что это

В России утвердили новый порядок формирования федерального перечня учебников

Время чтения: 1 минута

Лексик мэгънэсе что это. Смотреть фото Лексик мэгънэсе что это. Смотреть картинку Лексик мэгънэсе что это. Картинка про Лексик мэгънэсе что это. Фото Лексик мэгънэсе что это

Росприроднадзор призвал ввести в школах курс по экологии

Время чтения: 1 минута

Лексик мэгънэсе что это. Смотреть фото Лексик мэгънэсе что это. Смотреть картинку Лексик мэгънэсе что это. Картинка про Лексик мэгънэсе что это. Фото Лексик мэгънэсе что это

ЕГЭ в 2022 году пройдет в доковидном формате

Время чтения: 1 минута

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Лексик мэгънэсе что это

5. Татар әдәби теленең лексик нормалары

Лексик мэгънэсе что это. Смотреть фото Лексик мэгънэсе что это. Смотреть картинку Лексик мэгънэсе что это. Картинка про Лексик мэгънэсе что это. Фото Лексик мэгънэсе что это

Телдәге сүзләрне өйрәнү төрле тармакларга бүленеп алып барыла:

Сүзләрнең атау функциясе (сүзнең лексик билгесе) безне чолгап алган дөнья күренешләрен исемләргә мөмкинлек бирә. Безнең борынгы бабаларыбыз сүзнең тылсымлы көченә нык ышанган. Алар сүзне аның мәгънәсеннән аерып карый алмаган. Табигатькә табынган кебек үк, борынгы кеше билгеле бер мәгънә белдерүче сүзгә табынган. Моның нәтиҗәсе буларак, безнең көннәргә борынгы чорлардан өшкерү гадәте сакланып килгән. Мондый ышанулар, сүзгә табынулар лексикологиядә табу дип аталган күренешне хасыйл иткәннәр.

Әйтергә ярамаган сүз урынына әйтелгән сүз эвфемизм (грек телендә «әдәпле сөйлим» дигәнне белдерә) дип атала. Халыкта елан дияргә ярамый, елыша; арпа дисәң, арта, шуңа күрә камчы, бетчә дияргә кирәк дигән ышанулар күптәннән килә. Эвфемизмнарның әдәплелек максатлары белән бәйле төрләре дә бар. «Сез юан» диясе урынга «Сез бераз түгәрәкләнгәнсез, тулыбрак киткәнсез», дию әдәплелек санала.

Сүзнең мәгънәсе аның сөйләмдәге башка сүзләргә мөнәсәбәтеннән ачыклана. Матур кыз, матур адым, матур караш, матур көн, матур сүз, матур уй дигәндә, матур сүзенең төп лексик мәгънәсе үзгәрми, ә бәлки аның нинди сүзләр белән бергә кулланылуына карап, лексик мәгънәсенең яңа семантикасы барлыкка килә.

Сүзнең мәгънә күләме тар һәм киң булырга мөмкин. Мәсәлән, рус телендәге ехать сүзенең мәгънәсе татар телендәге бару сүзенең мәгънәсенә караганда таррак, ул утырып баруны гына белдерә, гулять сүзе йөрү сүзенә караганда таррак: ул ял итеп йөрүне генә белдерә, ә татарча йөрү сүзенең мәгънәләре, белгәнебезчә, күбрәк. Рус телендәге поставить вазу, положить книгу сүзтезмәләрендәге поставить, положить сүзләрен татар телендәге кую сүзе белән алыштырып була: кую сүзенең мәгънәсе таррак булып чыга. Димәк, бер телдәге сүзләрнең мәгънә күләме икенче телдәге белән тәңгәл килми. Мондый күренеш лексик-семантик интерференция дип атала.

Сүзләрне конкрет һәм абстракт, терминологик, образлы яки образсыз, эмоциональ яки эмоциональ булмаган мәгънәләре буенча да төркемләргә мөмкин.

Конкрет һәм абстракт мәгънәләр сүзнең конкрет, билгеле бер әйбергә карау яисә карамавы белән аерылып торалар, мәсәлән, өй, тырма, яшел. Ә менә белем, матурлык дигәндә, мәгънәне күз алдына китерү авыр.

Терминологик мәгънәләр төшенчәгә тәңгәл булалар: квадрат, интеграл, затланышсыз фигыль, метафора, сингармонизм, ацетон һ.б.

Эмоциональ һәм эмоциональ булмаган мәгънәләр кешенең хис-тойгыларына бәйле аерылалар. Мәсәлән, түбәндәге сүзләрдә күп төрле эмоциональ мәгънәләр чагыла: Ай! афәрин! Абау! юньсез, и-и-их! яхшы! Искиткеч.өстәл, фикер, ашау, икәү, шул, бу, бару, иртәгә сүзләрендә эмоцияләр бөтенләй юк.

Телдә тагын ирекле һәм бәйле мәгънәләр яши. Һәр ирекле мәгънә аерым сүз белән белдерелә: кул, сакчы, кайту, акыллы, ун, бүген. Бәйле мәгънә кимендә ике сүз белән берьюлы белдерелә: баш кату, ачык авыз, ак шигырь, керфек какмау, тимер юл, түбәсе күккә тию, кул селтәү, телсез калу һ.б. Бәйле мәгънәне бер сүз белән генә белдереп булмый.

Сүздәге мәгънәләрнең үсеш юллары.

Метафора түбәндәгеләр нигезендә барлыкка килә:

4) эчке охшашлык, ассоциация: кара урман, кара ягу, кара көчләр, кара йөзләр, кара шар салу, кара мунча, кара яңгыр, кара халык, карадан күчерү, кара буяу, кара кайгы.

Метафораларның өч төре бар:

2) Гомумпоэтик метафоралар укучы, сөйләүче тарафыннан образ, сурәт буларак кабул ителәләр: көмеш тавыш, саф сөю, көлтә койрык, ак күңелле, ефәк чәч, дөнья җимерттереп яши һ.б.

Ике әйбернең янәшә булуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә метонимия дип атала. Метонимия түбәндәге янәшәлекләргә нигезләнеп барлыкка килә:

Синекдоха берничә төрле булырга мөмкин:

1) Бөтен урынына өлешне белдерүче синекдоха, мәсәлән, баш, бит, күз, тамак, тел, кул сүзләре кешенең үзен белдерәләр.

2) Өлеш урынына бөтенне белдергән синекдоха, мәсәлән, агач кистем диясе урынга урман кистем дип, бит-кулны юганда да юындым дию.

3) Берлек санда алынган әйбер аркылы аның күплеген аңлатучы синекдоха, мәсәлән, алма җыям, бәрәңге алабыз, җиләк үстерәм.

4) Ялгызлык исемнәрен яки берлек санда гына булырга тиешле күмәклек исемнәрен күплек санда куллану, мәсәлән, а) Синең нурлы йөзләреңне күреп туймадым. б) Уфаларга баруларым гел синең өчен генә.

5) Гаилә яки группаны аның башлыгы исеме белән күплек санда куллануга нигезләнгән синекдоха, мәсәлән, Гөлназларга бардым.

6) Кеше исемнәре урынына характерлары, тышкы кыяфәтләре буенча ирония, сатира, юмор формасында әйтелгән синекдоха, мәсәлән, теге аксак эше бу.

Тормыш үзгәргән саен, телнең сүзлек составы да үзгәрә, яңара бара. Телнең сүзлек составы үзгәрү берничә юл белән бара: сүзнең аерым мәгънәләре югала, яңа мәгънәләре барлыкка килә, яңа сүзләр туа.

Актив сүзләргә көндәлек тормышта һәрдаим кулланылган сүзләр керә: су, икмәк, эш, зур, өй, кул, ашау һ.б. Ләкин бер кеше өчен актив булган сүз икенчесе өчен пассив була: бер һөнәр ияләре үзара еш куллана торган сүзләр икенчеләре өчен аңлашылмаска да мөмкин.

Пассив сүзләргә сирәк очрый торган сүзләр, инде кирәге дә кимегән сүзләр керә, аларның телдән юкка чыгуы сизелми дә; шулай ук яңа сүзләр дә пассив кулланылыштагы сүзләр рәтендә йөри.

Төрле сәбәпләр аркасында (сүзнең аерым бер мәгънәсе югалу, теге яки бу төшенчәнең телдән бөтенләй югалуы) кулланылыштан төшеп калган сүзләр искергән сүзләр рәтендә өйрәнелә. Кайбер искергән сүзләрнең аерым очракларда, билгеле бер максат белән телдә кулланыла торганнары бар. Мондый сүзләрне тарихи сүзләр дип атыйлар. Алар белдергән төшенчәләрнең башка исемнәре юк, бу төшенчә үзе инде телдә кулланылмый. Мәсәлән, патша, хан, алпавыт, морза, ясак һ.б. Тарихи сүзләр тарихи китапларда, фәнни, фәнни-популяр хезмәтләрдә, әдәби-тарихи әсәрләрдә урын ала.

Искергән сүзләр белән беррәттән, телдә яңа сүзләр дә кулланыла. Тормыш алга киткән саен, яңа күренешләр, төшенчәләр барлыкка килә, алар яңа исемнәр белән атала башлый. Телдәге яңа сүзләрне неологизмнар дип атыйлар.

Неологизмнар төрле юллар белән ясала:

1) телдә инде кулланылышта булган сүзләрнең тамырына яңа кушымчалар ялгау: барслы, үткәргеч, кәсептәш, синтезлагыч һ.б.;

2) иске сүзләргә яңа мәгънә өстәү: сакчы сүзе саклау мәгънәсеннән тыш спорт термины булып китте;

3) башка телләрдән алынган сүзләр: чартер, инвестор, имидж, трансфер, промоутер һ.б.;

4) яңа сүзләр уйлап табу: санак, җанатар, бердәм дәүләт имтиханы.

Яңа сүзләр галимнәр, шагыйрь һәм язучылар иҗатында да шактый еш тудырыла. Аларның кайберләре кулланылышка да кереп китәргә мөмкин. Мәсәлән, Д.Свифт лилипут, гулливер дигән сүзләрне уйлап тапкан, һәм алар телдә урнашып калганнар. Кайбер татар шагыйрьләре -стан компоненты белән яңа сүзләр ясарга яраталар: каенстан (Р.Әхмәтҗанов), хыялстан, былбылстан (Р.Гаташ), моңстан (Зөлфәт) һ.б.

Телебезнең сүзлек составы зур тарихи үсеш үткән. Хәзерге телдәге сүзләр үзләренең барлыкка килүләре, килеп чыгышлары ягыннан төрле чорларга карыйлар. Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы бик борынгы чордан ук яшәп килгән, төрки халыкларның барысы өчен дә уртак булган төрки телгә барып тоташа. Бөтен төрки телләрдә әйтелеше, язылышы ягыннан аерылып торсалар да, гомумтөрки сүзләрне түбәндәгечә төркемләп карарга мөмкин.

1. Кешенең тән төзелешенә караган сүзләр: баш, аяк, маңгай, каш, күз, кул, сын, арка, теш, бавыр, бугаз, муен, чәч, колак, авыз.

2. Кардәшлек атамалары: ата (әти), ана (әни), бабай, хатын, кыз, апа, ага, олан.

3. Алмашлыклар: мин, без, син, сез, ул, алар, үз, бу.

4. Урын, вакыт төшенчәсен белдерә торган сүзләр: көн, төн, ел, ара, ал, арт, эч, урта, ян.

5. Табигать күренешләре: көн, җир, су, таш, ай, җил, яңгыр, кояш.

6. Хайван, җәнлек, бөҗәк, кош-корт исемнәре: айгыр, аю, арыслан, балык, бүре, кош, үгез, тай, ат, ау, бөркет, елан, эт һ.б.

7. Үсемлек исемнәре: агач, каен һ. б.

8. Әйберләрнең санын белдерә торган сүзләр; бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан, йөз, мең.

9. Эш, хәрәкәт белдерә торган сүзләр: авыру, җылау, тулу, яту, тору, яшәү, йоклау, йөрү, килү, китү, керү, үлү, туу, төшү, тору.

3) Әйберләрнең, күренешләрнең сыйфатларын, үзенчәлекләрен белдерүче сүзләр: ак, кара, ал, ач, әче, аз, күп, иске, мәңге, ялгыз, каты, сары, яшел, тере, олы.

4) Тормыш-көнкүреш, ашау-эчү, хезмәт төшенчәләрен белдерә торган сүзләр: алтын, көмеш, тимер, тамга, он, аш, азык, ил.

5) Абстракт ттөшенчәләрне белдерүче сүзләр: изгелек, көч, исәнлек, бәхет. Бу сүзләр бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, төрки телләрнең күбесендә сакланып калганнар.

Бер генә халык та аерым, изоляцияләнеп яши алмаган. Элегрәк башка кабиләләр белән аралашу, соңга таба төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар теленә теге яки бу телдән алынмалар килеп кергән.

Татар әдәби теленә көнчыгыш халыклары белән төрлечә тарихи бәйләнешләргә керү, аралашу җирлегендә һинд, кытай сүзләре (алма, әрдәнә, җиз, сан, тәңре, энҗе, түбән, чан, хан, чәй, җуа, дәү, юан, шан, чын, чирү, дию), монгол теленнән (чаган, нохта, дилбегә, нөкер) сүзләр үтеп керә һәм ныклап урнашып кала.

Татар телендә фин-угор телләреннән кергән алынмалар да шактый. Мәсәлән, пилмән, бүкән, миләш, морж, поши, пурга, норка, килька, салака, пихта, камбала.

Татар телендә саны һәм активлыгы белән гарәп, фарсы һәм рус алынмалары аерылып тора.

Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынмалар хәзерге телебездә дә бик күп санлы; ә борынгырак чорда, бигрәк тә XVII-ХVIII гасырларда, алар тагын да күбрәк булганнар. Бу алынмалар Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң сәүдә, дин, сәясәт, мәдәният, әдәбият-сәнгать бәйләнешләре аша килеп кергәннәр.

X гасырга чаклы ук Болгарга гарәп сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре килә башлаганнар. Алар сәүдә иткәннәр, ислам динен тотканнар, мәчетләр, мәдрәсәләр ачканнар, гарәп язуына, гарәп теленә өйрәткәннәр. XIII-XIV гасырларда Алтын Урда һәм гарәп илләре, аерым алганда, Мисыр арасында сәүдә, мәдәният мөнәсәбәтләре көчәйгән. Сарайда һәм Алтын Урданың бүтән мәдәни учакларында бик күп галимнәр, шагыйрьләр һәм әдипләр яшәгән һәм иҗат иткән. Мондый күренешләр болгарлар теленә тәэсир итми калмаган, әлбәттә.

Кайбер алынмалар телебездә ныклап урнашып калганнар, татарлашканнар, яңа сүзләр ясау өчен нигез булып хезмәт итә башлаганнар. Әйтик, гарәп теленнән кергән тәртип, ватан, хат, рәсем, сабыр сүзләре.

Гарәп теле хәмид-сәмид телләре группасына, ә фарсы теле һинд-иран телләре группасына карый. Фарсы теленең татар теленә йогынтысы болгар чорыннан ук башланса да, тәэсир көче гарәпнекенә караганда кимрәк. Фарсы алынмалары 10-12 % тәшкил итә.

Гарәп теле билгеләре:

2) сүз уртасында кистереп әйтү: тәэсир, мәсьәлә, тәкъдим.

3) сүз башында [р] тартыгы булган сүзләрнең күбесе: рөхсәт, рәхим.

5) исем алдыннан мы-, мө-, мә-, тә-, кушымчалары килү: мәктәп, тәртип, мөселман, тәвәккәл.

7) икеләтелгән тамырдан торган сүзләр: зилзилә, зәмзәм, дөлдөл.

Фарсы теле билгеләре:

8) на- алкушымчасы: нахак, надан, нарасый;

Төркиләр славян халыклары белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. «Игорь полкы турында җыр»да ук иде төрки сүзләрне күрергә була. Төркиләр славяннардан күп кенә сүзләрне кабул иткәннәр: арыш, мүк, буразна, уҗым, эскерт, әвен, мич, сохарый, чиркәү һ.б. Славян халыкларына да төрки сүзләр күпләп кергән: айран, алтын, аманат, амбар, арка, аул, балык, барс, богатырь, деньга, джигит, камыш, караван, карандаш, кетмень, кирпич, лошадь, утюг, ямщик, ясак һ.б.

Рус алынмалары Казан ханлыгы яулап алынганнан соң күпләп кабул ителә. Рус сүзләренең татар теленә кабул ителүе берничә чорга бүлеп карала:

Икенче бер төркемне билгеле бер иҗтимагый катлам, билгеле бер коллектив, территория белән чикләнгән кешеләр куллана торган сүзләр тәшкил итә. Мондый сүзләргә диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, арго һәм жаргон сүзләр керә.

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалекталь сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.

Татар теле өч диалекталь берәмлеккә бүленә:

2) көнбатыш диалект (мишәр);

3) көнчыгыш диалект (Себер татарлары теле).

Диалектларның төп үзенчәлекләрен фонетик төзелеш, морфологик формалар, синтаксик алымнар һәм лексик материаллар буенча ачыкларга кирәк.

Диалектлар сөйләшләргә бүленә. Урта диалект, мәсәлән, 12 сөйләштән тора.

Урта диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре:

1) җ-ләштерү: җул, җегет.

2) [к], [г] авазларының калын әйтелеше: къарга, къамыш;

3) [а] авазының о-лаштырылуы: ба°ла°лар.

4) ф//п күчеше: Патыйма;

6) III зат тартым формасының кабатлануы: ансысы;

Көнбатыш диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре:

1) й-ләштерү: Йамали, йаңы;

2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала;

3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренсезләштерү: кен, беген, тен, кыяш;

4) дифтонгларны монофтонглаштыру: сүләү, әдә, ү, бәрәм;

5) [ķ], [г] авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу.

Көнчыгыш диалектның кайбер үзенчәлекләре:

1) ц-лаштыру: пыцак, бырцак;

2) [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар иде.

Шулай ук һөнәрчелек сүзләре башка төрле сүзләр белән бердәй яңгырашлы да булырга мөмкин:

— басма, аркылы салынган такта, баскыч (трап);

— билгеле бер озынлыктагы җеп киләте (пасмо);

— 1) басып бизәк төшерелгән тукыма (набойка); 2) басылган әдәбият (печать);

Телдәге тотрыклы сүзтезмәләр фразеологизм дип атала. Мондый сүзтезмәләрне өйрәнүче тармак фразеология дип йөртелә.

1) кимендә ике сүздән тору;

3) сөйләмгә әзер килеш килеп керү;

4) телдә үзгәрешсез яшәү;

5) бер сүз белән алыштыру мөмкинлеге;

6) башка телләргә тәрҗемә ителү.

Фразеологизмнарның синонимик вариантлары да булырга мөмкин. Таблицада моны ачык күрергә була:

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *